ТНТ каналаныдагы үзе җиңү яулаган "Экстарсенслар алышы" тамашачыларының баш мие урынына маргарин тутырылган дип исәпли ул.
Джулия Ванг үзенең провокацион образлары һәм эпатажга һәвәслеге белән билгеле. Проектны төшергән вакытта ул кадрда көн саен төсләрен алыштырып торган озын җепселле чәчле һәм төсле линзалар белән пәйда булды.
Бу юлы 35 яшьлек экстрасенс фанатларны имиджын алыштыру белән шаккатырды. Джулия ябыккан, чәчләрен кистергән, башкача киенә башлаган.
Ванг үзе билгеләп үткәнчә, образ аңа бик туры килә һәм ул үзен уңайлы хис итә.
«Мин чәчемне ир-атларча кистердем, болай ул артык карауны таләп итми. Минем чәч матурлауга бернинди дә сәләтем юк иде, шуңа күрә аны төгәл линияләр белән ир-атларча йөртә башладым", - дип аңлата Джулия моны.
Хәзер ул сөйгән егете белән Лондонда яши. Ә җенесен алмаштыру турындагы язмаларын шаярту дип атый.
Ярый, җенесен түел, әллә нәрсәсен алмаштырсын да ди. Теге "маргарин" тынычлыкны качырды бит әле. Сирәк-мирәк сез караштыргалый торган идегезме шул тапшыруны?