+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
25 гыйнвар 2020, 07:51

Юл бирегеез, Чакмагышка Җәвит кайтып килә!

Күренекле юмор остасы, якташыбыз Җәвит Шакиров Инстаграмда бу хакта үзе хәбәр итә.

Кеше вертолет ала, минем акча шуңа гына җитте», - дип яза ул. Дусты һәм сабакташы Салават Фәтхетдиновның вертолет белән инәсе янына катып йөрүенә ишарә итә, ахрысы.

«Җәвит абый, нигә кирәк ул вертолёт, әйдә шул оныкларыңның, балаларыңның күңелен күреп, исән-сау гына яшәгез»

«Алай бик бетерешмә инде Җәвит»;

«Салымнан качасындыр әле»;

«Егылып та төшмәссең. Глушителена да пешмәссең!»;

«Мескен. Сез кызганыч миңа»;

«Җәвит дустым, сиңа бигрәк тә килешә. Кайда саталар аны миңа да кирәк иде. Бик кыйбаттыр инде ул велосипед»;

«Булганыңа шөкер ит, Җәвит», - дигән аңа инстадашлары.

Уфага да кереп чык инде, без дә күрик бу "ак ат"ыңны, Җәвит!



Фото: Инстаграм
Читайте нас