Аны бала көтә, диләр...
Телевидениедә тапшырулар алып баручы, җырчы Ольга Бузова блогерга кияүгә чыгарга риза булган. 26 яшьлек Давид Манукян Таиландта ял иткән вакытта 34 яшьлек җырчыга тәкъдим ясаган.
Манукян ресторанда өстәл арендалаган, шуннан соң 501 роза чәчәге бәйләме һәм бриллиантлы алтын балдак бүләк иткән. Аннан соң блогер сөеклесе өчен вертолетта Тайландның матурлыгын күрсәткән, дип хәбәр итә KP.Ru сайты.
Җырчының җанатарлары Бузованың фотоларда корсагы чыкканын күреп калган. Алар, Ольга йөкле булырга мөмкин, дигән фикер белдергән. Бу хакта «СтарХит» басмасы хәбәр итә.