+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
3 февраль 2020, 18:55

Баш китәрлек башлангычлар

Якутиянең Хангалас улусы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Федор Борисов урынбасарларын искитмәле яңа юнәлешләр буенча билгеләмәкче була.

Башлык сыйфатында аның беренче чыгышында яңгыраган тәкъдимнәргә төбәкнең “Расстрига” Telegram-каналы игътибар иткән.

Борисов әфәнде озак яшәү һәм сәламәтлек, мәшгульлек һәм эшкә урнаштыру буенча урынбасарлар булдырмакчы. Ул, шулай ук, рухи үсеш буенча урынбасар кирәклеген дә белдерә, чөнки, аның фикеренчә, “сәләтле кешеләр бик күп”.

Хангалас улусы башлыгы, моңа өстәп, хакимияттә инфраструктура буенча киңәшче вазыйфасын булдыру яклы. Моны Борисов болай дип аңлата: “Әлеге кеше безнең яхшы яшәвебез турында гына уйларга тиеш”.

Якутиядәге улус җитәкчесе аның карамагында нибары ике киңәшче булуыннан да риза түгел. Аның фикеренчә, башлык киңәшчеләре тормыш-көнкүрештәге барлык юнәлешләр, атап әйткәндә, туган якны өйрәнү, спорт, рәссамнар, язучылар буенча да билгеләнергә тиеш.

Сүз дә юк, ниятләре изге башлыкның. Әмма фантазия байлыгы да сизелеп тора. Рухи үсеш буенча урынбасар – шәп яңгырый бит! Әйткәндәй, мондый исәрлек үрнәкләре ил буенча байтак җыела. Соңгысы - Чувашия башлыгы мисалы үзе бер гыйбрәт.

Фото: newvr.ru


Читайте нас