+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
5 февраль 2020, 16:15

Китте төймә тәгәрәп...

Кайчак шулай да була. Һич уйламаганда, каптырдым гына дигәндә, өзелә дә төшә бит сәдәф. Моңа әллә ни борчылмаска да мөмкин, әлбәттә. Төймә дә булган икән проблема...

Ә чынында алай түгел икән. Гадәттән тыш бер-бер хәл килеп чыгу белән келт итеп исеңә төшәчәк ул. Менә бит юкка өзелмәгән бу төймә, дип, ачы кайгыга батасың. Шуны уйлап, һич файдасызга көнең дә үтеп китәчәк. Берни булмаса да, тынгылык юк сиңа.

Мондый хәлдә калсаң, уйларыңны тәртипкә китер. Моңарчы ишеткән юрамышларга ышанмыйча чараң юк. Мәсьәләгә фәлсәфи күзлектән, әмма юмор аша кара.

Мәсәлән, төймә иртәнге якта өзелә икән, планлаштырган кайбер эшләреңне кичектереп тор. Иң беренче чиратта, бу акча мәсьәләсенә бәйлеләргә кагыла, шуңа да ашыгыч чыгымнарга бармаска кирәк.

Хәер, бармак башы кадәрле бер төймә аркасында булмаган миллионнарны югалту янамый инде сезгә. Ә менә көн дәвамында кәеф төшүгә китерүче хәл-вакыйгалар сагалап кына торыр. Атап әйткәндә, юктан гына машина кузгалмаска мөмкин. Яисә юлда барганда тәгәрмәч тишелүе ихтимал. Шул сәбәпле эшкә дә соңга калуыгыз бар.

Бу уңайдан “Кызыл таң”нан эшлекле бер генә киңәш: теге төймә тәгәрәп китеп югалганчы, энә-җеп алып, тек тә куй инде шуны!

Фото: autogear.ru
Читайте нас