Болай да сылу гәүдәле бит... Ә күкрәгендә нинди моң әле!
«Минем подписчикларым арасында ябыгучылар бармы? Булса, бу пост сезнең өчен.
Мин бәләкәйдән диеталарда утырам, күп ашый башласам, шунда ук беленә. Сизгәнсездер инде.
Бу айда каты диетага утырдым, әмма тәмле әйберләрсез әллә нинди усалга әйләнәм. Сез дә шулаймы ул? Кичә үлеп китеп торт ашыйсы килде, үләм дип торам», — дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә һәм симертми торган торт пешерүчене тәкъдим итә.
Күпме ашасаң да сизмибез, Гөлназ туташ, һәрвакыттагыча, өздереп җырла гына!