Дүшәмбе, 3 февральдә, күпфатирлы йортның краннарыннан су урынына сыра, бренди һәм ром кушылмасы ага башлагач, кешеләр бер дә шатланмаган.
Бу хәл Һиндстанның Керала штатында булган.
Халык урындагы властьны гаепләргә тотынган. Алар әйтүенчә, юынырга һәм эчәргә су булмагач, балалар – мәктәпкә, өлкәннәр эшкә бара алмаган.
Торак комплексыннан ерак түгел күмеп куелган алты мең литр конфискацияләнгән алкоголь табылган, алар суүткәргеч системасына эләккән.
Кызык, мондый хәлләр бездә булса, халык кайгырыр иде микән?..