+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
9 февраль 2020, 07:40

Иммунитетны ничек ныгытырга?

Иммунитетны ныгыта башларга беркайчан да соң түгел. Грипп аяктан екканчы тотыныгыз бу гамәлгә.


Иң беренче эш итеп белгечләр иммунитетның якын дусларын барларга киңәш итә. Болар: бал, прополис, алоэ, сарымсак һәм, әлбәттә, имбирь. Аларны аш алдыннан аз гына куллану да файдалы.

Бу ризыклар арасында, бигрәк тә бүгенге салкын көннәрдә, иң нәтиҗәлесе булып сарымсак тора. Аның хәтта гриппка каршы торырлык көч-куәте барлыгы күптән билгеле. Сарымсак үзенең исе белән генә дә салкын тиюдән, томау төшүдән саклый ала. Күпләр бу турыда хәбәрдар һәм грипп куркынычы чыгу белән сарымсакны чистартып, йорттагы барлык бүлмәләргә дә урнаштыра.

Сарымсакны угыч аша чыгарып, бергә-бер бәрабәрендә бал белән болгатабыз. Ашар алдыннан көненә өч тапкыр бер бал калагы эчәбез. Сарымсакның лимон белән катнашмасы да иммунитетны күтәрүгә булышлык итә. Монда да бергә-бер нисбәте кулланыла. Суга салып, 3-4 көн караңгыда төнәткәннән соң, һәр көнне бер аш кашыгы эчәргә кирәк.

Хәзер тәкъдим ителүче рецепт катлаулырак. 1 стакан бал, 50 грамм имбирь тамыры, 1 лимон алабыз. Лимон кабыгы белән угычтан чыгарыла, тешләре алына. Имбирьне әрчеп, вак итеп турыйбыз. Һәммәсен банкага салып, өстенә бал агызып, яхшылап болгату таләп ителә. Салкынча урында бераз төнәткәч, көненә өч тапкыр берәр калак куллана башларга була.

Фото: njami.ru


Читайте нас