Астрологлар йолдызнамәнең дүрт билгесе астында туган ир-егетләрнең даими хыянәткә баруын ачыклаган.
Әгәр Кәҗәмөгез ир-егет эшендә озак вакыт уздыра башлады икән, димәк, аның сөяркәсе барлыкка килгән, имеш. Шулай да ул хыянәтен озак яшерә алмаячак. Бу эштә ул катлаулы юллар эзләми, аның сөяркәләре – хезмәттәш хатын-кызлар, хатынының дус кызлары, якын танышлары.
Иң хәйләкәр хыянәтче – Арыслан. Бу билгедәге харизма яшь кызларны җәлеп итә, ә ышанычлылык аурасы хатыннарын тынычландыра. Бу билге белән көчле һәм үз-үзенә ышанган хатын-кызлар гына ныклы гаилә кора ала.
Иң беркатлысы – Кучкар. Ул хыянәтен беркем дә белмәячәк, дип уйлый, ләкин бик ялгыша. Кучкар күп хаталар җибәрә: смс-хәбәрләрен телефоннан җуйдырмый, дусларына серләрен сөйли, сөяркәсен кеше күп җыелган чараларга да алып бара. Кучкарның аурасы әйтерсең лә кычкырып тора: “Сенсация! Ул хатынына хыянәт итә!”
Чаян билгесендә туган ир-егетләр дә еш хыянәт итәргә мөмкин икән. Ләкин хатыныннан игътибар җитмәсә генә. Әгәр мәхәббәтеңне белдереп, яхшы тәрбияләп, сыйлап-сыйпап кына торсаң, Чаян "сулга" бармаячак.