+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
12 февраль 2020, 19:05

Радий Хәбиров Уфа укучысының Яңа ел хыялын тормышка ашырды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа укучысы Елена Казанцеваның хыялын тормышка ашырды. Сигезенче сыйныф укучысы төбәк җитәкчесенең эш кабинетында булырга теләве турында "Яңа ел - дуслык чылбыры" акциясендә язган булган.

Радий Хәбиров аңа үз кабинетын күрсәтте, көн тәртибе һәм Башкортстан кебек зур һәм заманча республика белән ничек җитәкчелек итү турында сөйләде.

Төбәк башлыгы аңа Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» китабын һәм Башкортстан кул эшләре осталарының эшләнмәләрен бүләк итте, сәламәтлек һәм укуында уңышлар теләде.

- Миңа барыннан да бигрәк китаплар белән почмак истә калды. Безнең ил, республика турында бик күп басмалар бар анда. Гомумән, төбәк Башлыгы кабинетында барысы да кырысрак дип уйладым, - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты Лена.
Фото: "Башкортостан Башлыгы" сайтыннан
Читайте нас