+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
20 февраль 2020, 08:20

Буш шешә күпмегә төшә?

Әлеге сүз “Башспирт” контракты уңаеннан булсын... «Башспирт» акционерлар җәмгыяте 2020-22 елларда җитештереләчәк продукциясен тутыру өчен 26,6 миллион данә төрле сыйдырышлы шешәгә заказ биргән. Контрактның гомум суммасы 211,7 миллион сум икән. Предприятиегә иң популяр 0,5 литрлы шешәләр 15 миллион данә кирәк булачак. Әйе, шешәләр төрле күләмле, аларның бәяләре дә аерыла. Гади арифметик исәпләү шуны күрсәтә: бер буш савытның бәясе уртача 10 сумнан артмый. Ягъни, беләсегез килсә, бер шешә аракы бәясенең үзкыйммәте хакның 4 проценты чамасы гына... фото: oagb.ru

Әлеге сүз “Башспирт” контракты уңаеннан булсын...

«Башспирт» акционерлар җәмгыяте 2020-22 елларда җитештереләчәк продукциясен тутыру өчен 26,6 миллион данә төрле сыйдырышлы шешәгә заказ биргән.

Контрактның гомум суммасы 211,7 миллион сум икән. Предприятиегә иң популяр 0,5 литрлы шешәләр 15 миллион данә кирәк булачак.

Әйе, шешәләр төрле күләмле, аларның бәяләре дә аерыла. Гади арифметик исәпләү шуны күрсәтә: бер буш савытның бәясе уртача 10 сумнан артмый. Ягъни, беләсегез килсә, бер шешә аракы бәясенең үзкыйммәте хакның 4 проценты чамасы гына...



фото: oagb.ru
Читайте нас