+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
20 февраль 2020, 08:50

Радик Юлъякшин өйләнә, диләр...

Җырчының сөйгәне меңләгән кызның күңеленә коткы салды.



Радик Юлъякшинның тиздән өйләнүе ихтимал.

Шушы көннәрдә популяр җырчының сөйгәне социаль челтәрләрдә никах күлмәгендә төшкән фотосын куйды.

Әлбәттә, күп мәгънәле бу фото Радикның тамашачыларын, фанатларын җанландырып җибәрде. Күпсанлы котлауларга җавап итеп, кыз барысына да рәхмәт белдергән. Бу үзе үк имеш-мимешләрнең дөрес булуын раслый түгелме соң?!

Яшьләр әлегә булачак тантана турында бернинди дә ачыклыклар керми. Шулай да күптән түгел Элвин Грей үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендәге “Сорау – җавап” рубрикасында һичшиксез өйләнәчәген әйткән.
Фото: gorobzor.ru
Читайте нас