+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
28 февраль 2020, 07:40

Уфада эктрасенс сәләтенә ия песи сатыла...

Хуҗасы мәче өчен 2 миллион сум акча сорый.

Хуҗасы мәче өчен 2 миллион сум акча сорый.

Уфада яшәүче Сергей исемле кеше Интернетка эктрасенс мәчесен сату турында белдерү куйган.

Ир үзе аңлатуынча, песинең шундый космик бәягә сатылуы аның гаҗәеп сәләтләре белән аңлатыла. 2 миллион сумга сатылучы җанвар искиткеч сәләтләргә ия. Ул үлгән җаннар белән элемтәгә керә, баш авыртудан дәвалый, ирлек көчен арттыра, шулай ук чакраларны ача һәм яба икән.

Ирнең шундый шәп песиен нигә сатарга уйлавы билгесез. Ләкин 2 миллион сумга сатылучы җан иясенә яңа хуҗа табылмаган әле.
Фото: vk.com/myufa
Читайте нас