Бүген Уфада узган "Кечкенә принцессалар балы"нда 500дән артык кеше булды. Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына бөтен республикадан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кызлар һәм аларның әти-әниләре килде. Балда катнашучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров котлады.
Яшь принцессалар өчен бәйрәм театр фойесында ук башланды: аларның һәркайсы таҗ һәм беләзек белән бүләкләнде, кыщларны әкият геройлары сәламләп каршы алды. Чара мәйданчыгында шулай ук дәвалау һәм тернәкләндерү мастер-класслары, “Гаилә” ресурс үзәгеннән ата-аналар өчен психологик тренинг, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре белән консультацияләр узды.
– Хәерле көн, безнең иң гүзәл, иң сөйкемле нәни принцессалар! Сезне биредә күрүебезгә без бик шатбыз. Бүген килүегез өчен рәхмәт. Туганнарыбызны, яраткан хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән тәбриклим. Бу сезнең бәйрәм! Бу көнне без, ир-атлар, сезне котларга, кочакларга, сезгә бүләкләр тапшырырга тиешбез. Бүген боларның барысын да эшләрбез, – диде ул.
Республика Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова котлауга кушылды.
Журналистлар белән аралашканда Рәдий Хәбиров Уфадагы мондый бәйрәмнең барлык муниципалитетлар өчен үрнәк булырга тиешлеген ассызыклады.