Елена Степаненко "Ирония весны" концертында чыгыш ясаганда Евгений Петросян белән аерылышуы турында сөйләгән.."Өйгә кайткан идем, ә ул сөяркәсе белән ята. Сез аларның күзләрен күрсәгез, икесенеке дә песинеке кебек. Иң башта ул мине ташлады, дип курыктым, ә соңныннан көзгегә карадым: эх, шундый хатынны югалтты бу сантый, дип уйладым", - дип сөйләгән ул сәхнәдән.33 ел бергә яшәгәннән соң гаиләнең аерылышуы киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә зур популярлык алды.74 яшьлек Евгений Петросян үзенең 30 яшьлек ярдәмчесе Татьяна Брухунова янына китеп, аны хатын итеп алды. Әлеге вакытта юмористлар милекләрен бүлешә алмыйча, судлашып йөриләр.