+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
12 март 2020, 08:32

Матурлыкның юктыр чикләре!

Уфаның танылган plus size моделе һәм студия җитәкчесе Эльвира Ишморатова халыкара фотокүргәзмә әзерли.

Уфаның танылган plus size моделе һәм студия җитәкчесе Эльвира Ишморатова халыкара фотокүргәзмә әзерли.

Проект нигезенә итальян фотографы Нико Гуарано эшләре алынган. Ул Уфага фэшн-модельләр белән очрашуга махсус килгән. Төрле формадагы, яшьтәге һәм милләттәге хатын-кызлар аның фотообъективы геройлары булган. Дефиле турындагы фотокүргәзмәне Эльвира Уфада да, Италиядә дә оештырырга планлаштыра.

Нико Гуарано - итальян фотографы, модель һәм реклама төшерү өлкәсендә 30 елдан артык эшли, танылган мода йортлары, фэшн-брендлар белән хезмәттәшлек итә, Италиядә әйдәп баручы фотостудияләрнең берсенең хуҗасы.

"Төшерү Италия темпераменты һәм башкорт хисчәнлеге белән үрелеп барды. Нико Гуарано яктылык белән эшләүгә аерым игътибар бирә, кешенең чын сыйфатларын һәм табигый матурлыгын ачып сала. Мин аның эш темпына, темпераментына сокландым.

Әзерлек 10 көннән артык барды: модельләр сайлау, төшерү, образлар, стиль тышкы кыяфәттә генә түгел, кадрларда да! Кызлар дулкынланды, башта алар теорияне өйрәнде. Софитлар астында итальянча - «Bella», урысча - «Взлетай» һәм инглиз телендә - «Smile», башкортча «Матур» командаларына буйсынды алар," - дип сөйләде Эльвира Ишморатова.

Модель сүзләренә караганда, ул һәм аның укучылары Италиягә чакыру алган.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас