Өч ай буе кайда югалып тордың, дисезме? Әй, дөнья мәшәкате бетәмени: аяк терәп Яңа елны бәйрәм итеп, инде ныклап эшкә тотындык кына дигәндә 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне, аның артыннан 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне килеп җитте. Ә без, авылдан чыгып, шәһәрдә көн итүчеләрдә озайлы бәйрәмнәр, мотлак я бер, я икенче якка кайту, я кайдадыр бару инде ул. Менә шул бәйрәмнәрнең берсендә Уфадан 200 чакрымлап ераклыкта яшәүче иң өлкән абзый-җиңгинең хәлен белергә бардык.Балалары үсеп чыгып беткәч, алар Коточтин ук булмаса да, шуңа тартым исемдәге авылда йортта икәүдән-икәү генә дөнья көтәләр. Яшьләре дә сиксәнгә җитеп бара инде, хәер, алай бирешерлек түгелләр әле! Шулай да бу баруда картлар котны алдылар, малай. Бәй моңа кадәр капка төбеннән үк колач җәеп каршы алган абзый белән җиңгине алыштырып куйганнармыни. Капка төбеннән каршы алу түгел, өй ишеген ачучы да булмады. Әллә авырышып ауганнармы дип, грипп чоры бит, ишекне сак кына үзебез ачып, өй эченә уздык. Чыннан да аш бүлмәсендә бөтерелүче җиңги йөзенә битлек киеп, шәл-яулыкларын төренеп каршы алды.— Ишекне тизрәк ябыгыз, коронавирус кермәсен, — диде ул керә-керешли, элек ир-атлар кырынгач хушбуй сиптерә торган пулвилизатордан өстебезгә ниндидер “белизна” исе килгән сыекча бөркеп. — Дезинфекция!Җиңгинең шулай каршы алуы, кем әйтмешли, чәчкәсе генә булган икән әле. Түр якта мич артына поскан абзыйны исә без, гомумән, көлкеле кыяфәттә очраттык. Соң җылы өйдә кат-кат сырмаларга төренүе генә җитмәгән, битлектән тыш, башындагы түбәтәе өстенә мотоциклист шлемы да киеп куйган. Кайда анда, элекке кебек, “Уфадан кайткан балакайларым!” дип кочаклап алуы, безгә кул биреп исәнләшергә дә курка.— Якын килмәгез! Башта әнә кызу итеп яккан мунчада юынып, киемнәрегезне дә парландырып чыгыгыз. Коронавирус кырык градустан да югарырак эсселектә үлә икән дип ишеттем, — ди бу.“Хуҗа кунакның ишәге” дисәләр дә, бу юлы безгә абзый белән җиңгинең “ишәге” булырга һәм ерак юлдан ук иң тәүдә кат-кат чабына-чабына кызу итеп мунча кереп кайтырга туры килде. Мунчадагы кырык градус кына булмаган эсседән алсуланган йөзләребез янына “кырык градуслы” кунак сыен да күргәч, шулай да йөзе дә, теле дә ачылды абзыйның.— Ачуланмагыз инде, балакайлар. Военное положение бит. Бөтен дөнья буйлап коронавирус йөри. Шуңа өйгә үтеп кермәсен өчен оборонаны нык тотарга туры килә, — диде гомер буе мәктәптә хәрби әзерлек дәресләрен укыткан абзый. — Менә син “Кызыл таң” гәзитендә эшлисең. Ә андагы бер коллегаң Денис Таваев бер ел буе Кытайда эшләп кайткан. Ә ул үзе белән вирус алып кайткан булса? Коронавирус киемгә дә ияреп кайтырга мөмкин, диләр бит. Күршедәге Илсөяр апаң әйтте. Ул күп белә, көне-төне Интернетта утыра. Анда шулай язалар, ди. Шуңа сезне дә иң тәүләп мунчага керттек.— Интернетта, социаль челтәрләрдә язган күп нәрсә чынбарлыкка туры килми бит. Болай пошаманга төшкәнче, нигә хет телевизор карамыйсыз, шушы көннәрдә генә ил Президенты Владимир Путин коронавирус тирәсендә имеш-мимеш таратучыларның тетмәсен тетте. Һич югы “Кызыл таң” гәзитен укырга кирәк, — дим.— Син нәрсә, сантыйсыңмы әллә? — ди абзый. — Телевизорны кабызып, өйгә күрәләтә коронавирус кертергәмени? Илсөяр апаң мондый куркыныч та бар дип язалар, ди. Ә син чыгарган гәзитләр әнә болдырда өелеп ята: банан аша йокканны, әллә күпме юл үткән гәзит аша да хәзер йогарга мужыт ул коронавирус. Ышанмасаң, әнә Илсөяр апаңнан сора, ул белә...Абзый белән җиңгигә коронавирус, аның тирәсендәге имеш-мимешләр һәм чынбарлык турында үзем белгәннәрдән чыгып, күпме генә аңлатырга тырышсам да, алар үз фикерләрендә калды. Интернетта, социаль челтәрләрдә материалларның беренче чиратта күбрәк кеше кереп укысын өчен язылуын, аның авторына акча шуннан чыгып түләнүен гомер буе совет системасында эшләгән кешеләргә аңлатып булмый шул. Шул сәбәпле, электрон мәгълүмат кырында күпчелек язмаларның шаккатризмга корылуын, чынбарлыкка туры килмәвен, ниндидер вирус яки эпидемия тирәсендә вакыйгаларның мотлак күпертелеп күрсәтелүен дә аңлатып булмый. Чөнки алар, ташка басылган, эфирга чыккан һәр сүзнең мотлак дөрес булуына, чынбарлык хакыйкатькә туры килүенә күнеккән. Һәм әле дә шул гадәт буенча Интернетта урын алган һәр язмага, сүзгә ышаналар. Их, ярый әле, абзый белән җиңги, компьютерлары булмау сәбәпле, Интернетны басып алган үтерү, көчләү, янгын, аварияләр турында берсеннән-берсе уздырып, тәфсилләп язылган мәкаләләрне күрмиләр. “Просмотр” җыю өчен урнаштырылган бу язмаларны күреп, валлаһи, үзләрен чәчәк атучы илдә түгел, ә җинаятьчелек дөньясында яшиләр дип хис итәрләр иде. Ул очракта инде абзый каска киеп кенә калмый, ауга йөргән мылтыгын да кочаклап йоклый башлар иде. Кызганыч, электрон мәгълүмат чаралары киңлегендәге башбаштаклык, законсызлык, чын мәгънәсендә, халыкны агулый һәм исәрләндерә бүген. Хәер, ул инде үтерә дә башлады, анда язылганнар тәэсирендә үз-үзенә кул салучылар да юк түгел. Менә кайда үтеп кергән ул “коронавирус”. Һәм дәүләт җитәкчелеге бу өлкәдә ныклы тәртип урнаштырмый торып, ул таралганнан-тарала, җәмгыятьнең аңын томалаганнан-томалый гына барачак. Ә сез мине кайда югалдың, дисез...