+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
18 март 2020, 08:05

Алдакчыны ничек танырга?

Уртача исәпләүләр буенча, кеше көн дәвамында 50 тапкыр алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.

Уртача исәпләүләр буенча, кеше көн дәвамында 50 тапкыр алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.

Кешенең алдый башлаганын сизсәгез, аңа игътибар беләнрәк карагыз. Бигрәк тә сул ягына. Кеше баш миенең уң ярымшары фантазия, иҗат өчен җавап бирә. Сул ярымшары – акыл һәм сөйләм өчен. Шуңа да сул ярымшары контрольгә бик бирешми.

Сул кулы белән күбрәк селтәнсә, сезнең алда алдакчы утыра дигән сүз. Әңгәмәдәшче учларын ачып сөйләшсә, ул дөресен сөйли, әгәр дә ничектер ябылырга теләсә, әйтик, тезен - тез өстенә, кулларын күкрәккә кушырып куйса, борынын кашыса, бармагын ирененә терәсә, ара-тирә кулында ручка яисә ачкыч әйләндерсә, димәк, нәрсәдер яшерә. Шулай ук алдакчылар күзләрен еш кыскалап ала, дип яза "Шәһри Казан".

Ялганлаган вакытта карашның кая төбәлгәнлегенә игътибар итсәк, ир-егетләр – аска, хатын-кызлар өскә карап тора. Кеше «Сезне күрүгә шатмын», дип әйткәч кенә елмаеп куйса, ул дөресен сөйләми. Чынлап та шат булган кеше исәнләшкәндә үк елмая, ягъни сөйләме белән эмоциясе бергә бара.

Билгеле психолог Джеймс Пеннебейкер фикеренчә, ялганчы кеше үзенең сөйләмендә беркайчан да «мин, минеке, безнеке» дигән сүз кулланмый. Шул рәвешле ул үз өстеннән җаваплылыкны төшерә икән. Алдакчы «чынлап әйтәм», «беркайчан да», «ант итәм» кебек гыйбарәләрне еш кулланырга ярата.

Ялганчыны ачыклау серләре турында күбрәк белергә теләсәгез, Чарльз Дарвин и Пол Экманның - «О выражении эмоций», Алан Пизның - «Язык телодвижений», Пол Экманның - «Психология лжи», Юрий Щербатыхның - «Искусство обмана», Борис Хигирның - «Физиогномика», Олдерт Фрайның «Детекция лжи и обмана» китапларын укыгыз.
фото:pikabu
Читайте нас