Яз башында бәрәңге алуны күргән юк иде әле.
Җырчы Алмаз Мирзаянов яз башында, җирдән казып, бәрәңге чыгарган. Баксаң, аның туган ягында бәрәңгене кышкылыкка җиргә күмәләр икән.
“Бездә бәрәңгене кышка җиргә күмәләр, дигәч, Зөлфирәм ышанмаган иде! Менә ул көн килеп җитте! Безнең авылда да бәрәңге чыгардык! Су бер почмагына гына кергән бераз, калганы тәртип!” – дип язган Алмаз Инстаграмдагы сәхифәсендә.
Бик күпләрне гаҗәпләндергән дә, кызыксындырган да бу күренеш. Алмаз инстадусларына бәрәңге саклый торган чокырны ничек ясауларын аңлатып биргән.
“Бер метр тирәнлектә казылган чокырның астына һәм читләренә яхшылап салам түшәп, капчыклап бәрәңгене салалар. Элек капчыксыз сала идек. Өстенә дә салам түшәп, җирне өеп күмеп куялар. Бик салкын кышларда да сирәк өши иде бугай, чөнки кар бик күп була иде. Иң мөһиме - су кермәсен. Кар базы бар, ләкин анда, гадәттә, мал чөгендере була иде”.
Менә шундый гадәти булмаган ысул белән бүлешкән җырчы. Әллә сез дә шулай саклыйсызмы, “Кызыл таң”ны укучылар?
Фото: https://www.instagram.com/p/B-M28EcJSvf/