+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
5 апрель 2020, 15:53

Якташыбыз Әлфинә Әзһәмованы Уфага укырга алмаганнар

Ул БДУның чит телләр факультетына укырга кереп караган.

Ул БДУның чит телләр факультетына укырга кереп караган.

Шуннан соң ул Татарстанның Яр Чаллы шәһәренә киткән һәм озак еллар заводта эшләгән.

- Мәктәптән соң мин БДУның чит телләр факультетына конкурс буенча узмадым. КамАЗга урнашып, анда 26 ел эшләдем. Өч сменада тир түктем, шуңа да карамастан, торак юк, хезмәт хакы да аз иде. Ул вакыт турында искә төшерәсе килми. Үземне еш кына «йорт – завод – йорт» конвейерында хис иттем һәм моннан башка берни дә булмас дип уйладым. Шул вакытта миңа «Төнге урам» җыры бик ошады, мин аны гадәти кассетага яздырып, Чаллының "Күңел" радиосына илттем.
Мин үзем дә бу җыр шунда ук популяр булыр дип көтмәгән идем. Бер көнне «Барс-Медиа» компаниясе продюсеры Радик Артемьев шалтыратты: «Бездә языласыгыз килмиме? Без сезгә ярдәм итәчәкбез!». Мин шикләндем, әмма ул күндерде. Шулай итеп, аның җиңел кулы белән тормышымның сәхнә белән бәйле яңа бите ачылды. Хәтта әни дә бу хакта белми иде – характерым шундый, мин күп сөйләргә, барысы белән уртаклашырга яратмыйм. Иҗат итүчеләр өчен мин серле җырчы идем дә: телевизорга эләгергә ашкынып тормадым, хәтта кассетадагы фотосурәтләргә дә каршы булдым. Аны клип төшергәндә эшләделәр. Социаль челтәрләрдә үз тормышым турында сөйләмим. Кибеткә яулык һәм кара күзлек киеп йөрим, - ди ул.

Бу хакта тулырак: https://www.tatpressa.ru/news/348046.html

Фото: tatpressa.ru/


Читайте нас