+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
10 апрель 2020, 07:15

Карантин

Юмористик хикәя

(Юмористик хикәя)

Ишеткәнсездер инде, Кытайда коронавирус сәбәпле карантин беткәннән соң ЗАГСта галәмәт озын чиратлар барлыкка килгән. Бер-берсен өзелеп сөюче парлар тизрәк өйләнешергә ашыгып, куеннарына ташланырга ашкына, дип уйлыйсыздыр инде. Ашкынган, ди, менә сиңа! Аерылышырга килгәннәр! Телевизордан да күрсәттеләр. Карантин вакытында ачуланышып, талашып, сугышып беткәннәр! Күпләре­нең күз төбе кара янып чыккан, кайберләренең башы, кулы бинт белән уралган, гипстагылар да күренә...
Ә без менә хатын белән алай булмадык. Психологлар фикеренчә, бергә озаграк бул­ган саен, бер-береңә якы­наясың. Без дә якынайдык. Баштагы көннәрдә. Төрле уеннар уйлап чыгарырга тырыштык.
Беренче көнне качышлы уйнадык. Фатир бик зур булмагач, табу әллә ни кыенлык тудырмады. Бер тапкыр гына озак эзләдем. Бизәнмәгән иде. Соры халатын киеп, соры йөзе белән соры штора янында селкенми генә басып торган икән...
Монысы ялкыткач, икенче көнне куышлы уйнадык. Тотып-эләктереп алу кызыклырак булсын өчен шарт куйдык: мин тотсам, бүген тышка чүп түгәргә мин чыгам, ул тотса – ул чыга. Бик озак куышырга туры килмәде – хәйләкәр хатын мине чалып екты да өскә менеп тә атланды. Менә шулай якыная башладык... Чүпне, әлбәттә, ул чыгарды.
Өченче көнне куыш уенын дәвам иттек. Ләкин яңа шарт белән: ул тотса, савыт-сабаны мин юам, мин тотсам, аны үзем теләгәнчә сөя алам. Монысы бик күңелле башланды, анысы. Мин бер генә тапкыр тоттырдым. Тагын тотсам, кер юасың, дигәч, ниләр генә кыланмадым, ләкин барыбер тоттырмадым. Ә менә хатын янә бик хәйләкәр булып чыкты: башта, минем канны кыздырып, йөгереп йөрде-йөрде дә, абынган булып кыланып, кочагыма үзе килеп егылды... Вәгъдә – иман, диләр бит, вәгъдәмне үтәргә туры килде.
Төштән соң янә куыша башладык. Хатын гел хитриләшә! “Уф, арыдым!” дигән булып, тотыла да куя, тотыла да куя! “Тотмадым бит әле мин сине!”– дигән идем дә, “Тоттың, тот­тың, никакуй!”– ди...
Кичкә таба мин дә аның “Уф, арыдым!” дигән сүзләрен ешрак кабатлый башладым. Ярый әле күршеләр ярдәмгә килде: уңда-сулдагы да, аста-өстәге дә күрше ирләре стенаны ачу белән дөбердәтә башлагач, бу уеннан баш тартырга туры килде. Тартырга чыккан арада очраган хатыннары да күзләрен майландыра башлагач, ирләре миңа акаеп карагач, әлеге уеннан бө­тенләй баш тарттык...
Дүртенче көнне кино карадык. Анысы үзе бер кино булды! Телевизор – берәү, без – икәү. Кайсысын карарга утырсак та, то аңа ошамый, то миңа. Китте пульт өчен тарткалаш! Каналларны баскалый торгач, теге ящик саташа башлады, мескен. Соң­гысында “Коронавирус...!” диде дә тынып калды, экран сүнде. Утырабыз бер-беребезгә карашып... Түзмәдем, пультны хатынга тондырдым. Ул да җавапсыз калмады, тиз генә кухнядан алып килеп, башка кәстрүлен кидерде!
Мин баскычта озак кына тартып керүгә хатын, халатын салып ташлап, караватка яткан да йоклап та киткән. Соры халатын тибеп очырдым. Үзенә карасам, бигрәк ямьсез итеп йоклый икән бу бичә! Өстәвенә, кабер кебек иләмсез зур ямьсез авызы ачылган. Сәер, ул авыз дигәне кичә генә бик матур булып күренгән иде... Җитмәсә, озакламый гырлый башлады! Юарга салган носкиемны алып килеп, шуның белән танавын кыстым. Ул каты итеп чәрелдәп җибәрде дә мине караваттан тибеп төшерде. Шулай шул, минем носкига уянмыйча түзәрлек кеше юк әле ул!
Бишенче көнне сөйләш­мәдек. Һәрберебез үзенең телефонына чумды: хатын – үзенең эш урыны булган кухняда, мин дә шунда, зал диванында. Мин ир-егетләр бер-берсенә генә җи­бәрә торган роликлар карап ятам. Өйдә тынлык! Аны кайчак кухнядан сантый кешеләр кебек көлгән тавыш кына боза. Көлүе дә кешенеке кебек түгел икән бу чәчбинең! Зәһәрлеге көлүе­нә кадәр чыккан лабаса! Ничек элегрәк искә алмаганмын?
Берзаман баш очымда арттан елан ысылдаган тавыш ишетелде... “Ах, кабахәт! Син әле сөяркәләрең белән әллә ниләр кыланган чакларыңны карап ятасыңмы?! Әйтәм тавыш-тының юк, азгын нәмәкәй! Шикләнә идем инде мин аны, хайван! Иң матур елларымны синең белән әрәм иттем, сволочь! Иртәгә үк , карантин бетү белән аерылышабыз, җир бит!” – Шулай җикеренде-тузынды да теге бәмбәк, ашык-пошык киенеп, битлеген дә кияргә онытмыйча, “Үлсәм, коронавирустан үлим, ичмасам!” дигән сүзләр белән ишекне шап иттереп ябып чыгып китте...
...Бүген иртәдән бирле яңгыр ява. Хатында депрессия. Ул менә инде ничә сәгать буе, күзләрен мөлдерәтеп, тәрәзәгә карап тора. Жәл булып китте. Әллә өйгә кертимме икән?

Фәнис Керпе-Гәрәй.


Читайте нас