+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
12 апрель 2020, 12:42

Элвин Грейны узып киткән Эльгина кем ул?

Социаль челтәрләрнең берсендә популяр җырлар өчен тавыш бирү мәйданчыгында Элвин Грейның көндәше барлыкка килгән: Эльгина исемле кыз «Мәхәббәт юк» җыры белән танылган җырчыны да узып киткән.

Социаль челтәрләрнең берсендә популяр җырлар өчен тавыш бирү мәйданчыгында Элвин Грейның көндәше барлыкка килгән: Эльгина исемле кыз «Мәхәббәт юк» җыры белән танылган җырчыны да узып киткән.

«Моның өчен Элвин Грейның җанатарлары миңа күпме хатлар язганны белсәгез!» – ди Эльгина Муллакаева "Сөембикә" журналы хәбәрчесе Чулпан Галиәхмәтовага. Арытаба ул болай яза:

"Яшьләр арасында популярлык казана башлаган әлеге җырчы да Уфадан. Эльгина шунда яши, иҗат командасы – Казанда. «Ике шәһәр арасында йөрим шулай», – ди. «Ә нигә Казан?»– дип сорагач, ул: «Казанга килеп танылалар бит!» – дип җавап кайтарды.


Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган Краснокама районы кызы бүгенге көндә шәхси мәктәптә балаларга вокал дәресләре бирә. Академик җыр классында укыган кыз башта халык җырларын җырлый. Инде менә хәзер Казанда продюсеры барлыкка килгәч, заманча җырлар башкара башлаган.

Үзе дә көтмәгәндә җырлар өчен тавыш бирү сайтларының берсендә ул Элвин Грейны да узып киткән. «Мин моны һич көтмәгән идем. Аның җанатарлары миңа, әниемә хатлар язды. Сезнең районда чыгыш ясарга Элвин Грей башкача килми, дип тә яздылар. Ә мин аның белән ярышмыйм. Киресенчә, татар музыкасын башка бер яссылыкка күчергәне, абруен тагын да арттырганы өчен аңа сокланам.

Ләкин Элвин Грей белән ярышу үземә карата ышаныч өстәде. Командабыз белән дөрес юлдан барганыбызны аңладым», – ди Эльгина.

Аларның иҗади планнарын әлегә коронавирус бозган. Тик Эльгина Казанны тиздән яулаячагына ышана.

"Менә тагын бер "йолдыз" үстереп бирдек", - диярләр инде Башкортстанның данлыклы вокал мәктәбендә. Хәерлегә булсын! Халыкка җыры белән хезмәт итсен кызыбыз!

Сәхнәгә ышанычлы адымнар белән атла, сылуыбыз!

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/yoldyzly-yaalyklar/elvin-greyny-kndshe-barlykka-kilgn

Фото: syuyumbike.ru






Читайте нас