Урамга чыгу өчен ни генә уйлап тапмыйлар...
Коронавирус бик күп илләрдә яшәүчеләрне өйдән чыкмаска мәҗбүр итте. Инде халык урамга чыгар өчен нинди генә сәбәпләр тапмый.
Рим хокук сакчылары урындагы хатын-кызны штраф түләргә мәҗбүр иткән. Аның кояш нурларына ләззәтләнәсе килгән. Әмма эте булмау сәбәпле, ул ташбакасын "йөртергә" алып чыккан.
Бу хәлне тиз арада хокук сакчылары күреп калган. Хатын ташбаканы тышка алып чыкканын әйткән. Әмма ташбаканың муенында хокук сакчылары чылбыр тапмаган. Алар килгәндә хатын акрын гына урам буйлап атлаган, ә янында ташбака барган. Кызганычка каршы, хатынга моның өчен зур күләмдә штраф түләргә туры килгән.