Коронавирус әти-әниләрнең башын әйләндерә.
Һиндстанда яшәүче яшь гаилә коронавирус пандемиясе таралган мәлдә туган улларын дезинфекция чарасы хөрмәтенә "Санитайзер" дип атарга булган. Бу хакта The Mirror басмасы хәбәр итә.
Яшь әти-әни мондый гадәти булмаган исемне сайлауларын үзләренчә аңлата: популяр антисептик вирус белән көрәшергә сәләтле, диләр. Куркыныч авыру таралган чорда бөтен планетада яшәүчеләр кул гигиенасына аеруча игътибар итәргә тиеш, дип билгели әлеге пар.
Яңа туган сабыйның әтисе Омвир Сингх әйтүенчә, һәрчак кешеләр COVID-19 турында фикер алышканда үзләрен нәкъ менә дезинфекция чарасы коткарып калуын истә тотачак.