+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
21 апрель 2020, 17:25

"Чулпан Хаматова белән бергә уйнау - зур бәхет!"

“Россия” каналында баручы “Зөләйха күзләрен ача” фильмында бик оста уйнаучы яшь актер кем ул?

“Россия” каналында баручы “Зөләйха күзләрен ача” фильмында бик оста уйнаучы яшь актер кем ул?

"Россия" каналыннан баручы "Зөләйха күзләрен ача" фильмында Зөләйханың улы Йосыф ролендә Казан егете, 171нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Исмәгыйль Низамиев та уйный.

"Көмеш кыңгырау" басмасы язуынча, Исмәгыйльгә ул вакытта 8 яшь була. Сәләтле яшь актер иҗади гаиләдә тәрбияләнә. Аның әтисе — Кариев театры актеры Илнар Низамиев. Әнисе Лилия Низамиева да театр артисты.
Кастингка барганда Исмәгыйль шактый әзерлекле “артист” була. Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малайлары” спектаклендә уйный ул. Берничә тапкыр клипта төшә.

Исмәгыйль өчен яңа фильмда танылган актриса Чулпан Хаматова белән бергә уйнау үзе генә дә бик зур мәктәп була! Режиссерның синнән канәгать калуын тою да!

Соңгы көн, соңгы кадрлар аеруча исендә кала малайның. Фильмның сюжеты буенча Зөләйханың улы Йосыфка, бүреләрдән куркып, бик озак агач башында утырырга туры килә. Һәм, билгеле инде, Йосыф ролен башкаручы Исмәгыйльгә дә! Шулкадәр салкын көн була ул, җил үзәкләргә үтә. Кыскасы, сериалдагы бу күренеш Исмәгыйль өчен дә чын сынауга әйләнә...

Бүгенге көндә Исмәгыйль, абыйсы Искәндәр (ул инде театр училищесы студенты), апасы Айсылу кебек үк, музыка мәктәбендә, скрипка классында укый һәм атнага бер мәртәбә мәчеткә йөри – дини белем ала. Киләчәктә бу егетнең яхшы кеше булып үсүендә һич кенә дә шик юк.


Читайте нас