Приморье спортчысы Дмитрий Якухный үзизоляциядә карават тирәли 100 километр марафон йөгергән.
Шул рәвешле ул үзенең Сахара чүле буйлап ультрамарафонга әзерлеген тикшергән.
"Апрельдә мин дөньяда иң авыр ультрамарафонда катнашырга тиеш идем - Сахара чүле буйлап 250 чакрым, ләкин коронавирус аркасында аны күчерделәр. Үзизоляцияләү режимын саклап, карават тирәсендә 100 чакрым араны йөгереп узарга булдым ", - дип сөйли "РИА Новости"га Дмитрий Якухный.
Ул марафонга тугыз ай әзерләнгән һәм үз көчен сынап карарга булган. Аның сүзләренчә, гаиләдә идеяне башта шаяру дип кабул иткәннәр, тик аннары балаларга да кызык булган - улы Артем һәм кызы Николь хәтта дистанциянең бер өлешен йөгереп тә узган.
"Башлангычны бөтен гаилә хуплады, балалар бераз йөгерде, хатын барысын да видеога төшерде һәм ашарга әзерләде", - диде Дмитрий.
Ул марафон ун сәгатькә якын дәвам итте, күршеләр яхшы, аңлап кабул иттеләр, дип өстәгән. Спортчы сүзләренчә, дистанцияне җиңәргә шулай ук музыка ярдәм иткән. Туклану рационы - әфлисун, банан, "барысы да гадәти ярышлардагы кебек". Төгәл араны билгеләргә махсус гаджет ярдәм итә.
Дмитрий һәр сәгать Instagramда эфирга чыга, ә финиш трансляциясе ярты сәгать дәвам иткән. Икенче сулыш 50 километрдан соң ачыла, ә иң авыры карават тирәли ультрамарафонның 76 километры булып чыккан.
Фото: gazeta.ru