+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
24 апрель 2020, 13:55

Эткә кияүгә чыккан

Монысы ничек була инде?

Монысы ничек була инде?

Бер танылган кинопродюсер Роджер Доркас үзенең акчасын хатынына калдырырга теләмәгән. Ул проблеманы хәл итүнең стандарт булмаган ысулын уйлап тапкан. Роджер васыятендә, "минем үлемем очрагында, барлык байлыгым этемә калырга тиеш", дип язып калдырган! Исәпләүләр буенча, эт 65 миллион долларга баерга тиеш һәм шулай булган да!

Роджер бу дөньядан китеп барган, ә эт байга әйләнгән. Ул хатынына бер тиен акча да калдырмаган. Әмма бу хәл моның белән тәмамланмый.

Хатын акчаны үзенә калдырыр өчен судка да мөрәҗәгать итеп караган. Әмма суд васыятьны үз көчендә калдырган.

Арытаба хатын иренең танышына мөрәҗәгать иткән һәм ул аңа Роджерның вафаты алдыннан шаяруы турында сөйләгән. Аның ире банкта эт исеменә счет ачкан, әмма салым түләргә вакыт җиткәч, этнең документларын сорый башлаганнар.

Шуннан соң хатын эткә АКШ гражданы документларын эшләткән һәм аңа кияүгә чыккан. Шулай итеп, этнең ярты байлыгы, автомат рәвештә хатын исәбенә күчкән. Э

Тәүбә, кеше акча өчен ни генә эшләми...

Фото: thebiggest.ru
Читайте нас