Русиянең һәм Татарстанның халык артисты бу хакта #айдадомой онлайн концертының туры эфирында сөйләгән.
- Барлык шәкертләрем — шатлыгым, горурлыгым. Барысы да гаилә дуслары, аларның балалары туса — безнең оныкларыбыз дип кабул итәм. Артистларга килгәндә, әлбәттә, мин Салаватны хөрмәт итәм. Дачаларыбыз янда гына иде, күршеләр булдык. Салават белән Ләйсән һәр яз саен йомырка сала торган кырык тавык һәм бер әтәч сатып ала иде. Аларга ничек авырга туры килгәнен күз алдына китерәсезме?
«Ни өчен ул тавыклар янына әтәчне дә сатып аласың?» — дип сорый идем. «Әтәч миңа кирәк», — дип җаваплый иде Салават. Дөресен әйткәндә, Салаватның әтәче мине шулкадәр туйдырды! Көн саен иртәнге өчтә уята иде. Бервакыт хәтта бәреп үтерәсем дә килде, ләкин барып чыкмады. Шуннан соң күченергә булдык! — дип сөйли җырчы Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән мөнәсәбәтләре турында.
Йорт алдында бер әтәч тә булмагач... Их, базы да булмаган ичмасам Венера ханымның, күченеп китәсе дә булмас иде.
Фото: vk.com