Рөстәмгә мактаулы исем юллаганмы? Әллә башка әйтер сүзе булганмы?
«Алё! Бу үзизоляция озакка барыр микән? Нинди тишек-пошык бар, җыештырып бетердек. Авылдагы җәйге, көзге, кышкы эшләргә кадәр эшләп бетерәбез бит инде, пешермәгән ризык калмады бит… Нишләргә тагын?" - дип Президентка шалтыратып утырам. Ә сездә карантин ничек үтеп бара?» - дип язган җырчы. Телефонга сөйлиме, әллә грушагамы?!
«Ләйлә, симерә күрмә әле. Аш-суга оста икәнеңне аңладык. Тукта!», «Май азагында нәрсә аша сөйләшербез икән», - дип куркуга төшкән әбүнәчеләр.
«Авылда эш бетә торган түгел, сезгә эш табылыр. Менә безгә фатирда ни эшләргә икән, бер тишек тә калмады җыештырмаган»;
«Кайтып, рәхәтләнеп ятыр урыныгыз булгач, кадерен белеп, пешеренеп тик ятыгыз. Сез әниегез янында, бернинди коронавирус та тимәс. Гөрләшеп ятыгыз»;
«Җыештыру беләнмени, артыннан ук тузып бетә. Өй тулы кеше»;
«Бездә дә эш бетте. Нәрсә эшләргә белмим»;
«Биш вакыт намаз укысаң, көн бик тиз уза»;
«Юылмаган сантиметр калмады»;
«Безнеке башланмаган әле. Ике бала өйдә укый, ирем өйдә укыта, кечкенәсенә күз-колак булырга кирәк. Тавышланмасын өчен аның көен көйләргә кирәк. Укулары беткәнче, эшләмичә дә арып бетәм»;
«Аллага шөкер, Ленинград блокадасы түгел бит… Авылда ашыйбыз да, эшлибез дә»;
«Сезнең эшегез беткән, ә безнеке башланмады да бит әле». Менә шундыйрак җаваплар...
Фото:
https://www.instagram.com/rustam_leila_galievi/