Түгәрәк формадагы бизәнгечләр хуҗасын начар энергетикадан саклый. Аеруча йөзекне югалту начар. Йөзек белән бергә кешедән тормыш энергиясе, рух ныклыгы китәргә мөмкин. Югалган йөзек начар кеше кулына эләксә, бозым салынырга мөмкин.
Халыкта йөзекне югалтуны уңышны югалтуга тиңлиләр. Негатив вакыйгаларны булдырмас өчен якын кешегездән яңа йөзек бүләк итүен сорагыз. Уңыш янә сезнең якка борылырга мөмкин.
Шулай да йөзек югалтуның яхшы яклары да бар. Мәсәлән, әгәр сез уңышсызлыклар вакытында йөзегегезне югалттыгыз икән, уңышсызлыклар тукталачак, дигән сүз.
Никах йөзеген югалтсаң, нишләргә? Икегезгә дә яңа йөзекләр алырга. Югалткан кешегә генә түгел. Шул очракта гына күңелсезлекләрне урап узарга мөмкин.
Ә йөзек тапсагыз, тимәгез. Кагылмагыз да. Хәтта кыйммәтле булса да. Ул бозым ясалган булырга мөмкин. Әгәр дә түзә алмыйча, тапкан йөзекне үзегезгә алырга булдыгыз икән, аны чит кеше энергетикасыннан чистарттырыгыз. Ә иң яхшысы – аны эретеп, икенче бизәнгеч эшләтергә.