Бу авылда 12 ел рәттән бары тик кызлар гына дөньяга килгән.
Польшаның көньягында урнашкан зур булмаган авыл халкы галимнәр һәм журналистлар игътибарыннан ялкып беткән. Эш шунда ки, авылда инде 12 ел рәттән бары тик кызлар гына туа икән.
Урындагы староста сүзләренә караганда, ир бала туу проблемасы авылда дистә еллар элек тә булган, шуңа күрә галимнәр бу феномен белән кызыксынган да инде.
Тик барысы да 2020 елның май башында үзгәрә, Гжегож һәм Анна Милек гаиләсендә күптән көтелгән малай туа. Авыл белән көтеп алган сабыйга Бартек дип исем кушалар. Малай гаиләдә икенче бала, аның 9 яшьлек апасы бар.
Авылда беренче малай туу барысы өчен дә зур вакыйга була, ә Милек гаиләсе урында танылган шәхесләргә әйләнә. Авыл старостасы сабыйның әти-әнисенә бүләк һәм зур тантана вәгъдә иткән, хәер, ул илдә коронавирус аркасында чикләү чараларын алганнан соң гына булачак.