+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Иртәгә "Кызыл таң" инстаграмына кунакка кемне чакырабыз?

Иртәгә 13 сәгатьтә "Кызыл таң"ның "Инстаграм" сәхифәсендә Башкортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаева һәм республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Тимербаев белән туры эфирда очрашу була.

Иртәгә 13 сәгатьтә "Кызыл таң"ның "Инстаграм" сәхифәсендә Башкортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаева һәм республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Тимербаев белән туры эфирда очрашу була.
Узган атнада батыр якташыбыз Рөстәм Нәбиев һәм ике республиканың да халык җырчысы Айдар Галимов белән җылы очрашу күпләрнең күңеленә хуш килде. Бүген исә без Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәковны көтәбез. Гармунчы да, җырчы да егет!


Роберт белән Фәридә...Гармунчы һәм җырчы, җырчы һәм гармунчы... Шулкадәр пар килерләр икән! Әмма тормыш гел "ал да гөл" генә буламыни инде...


Гөрләшеп эшләп йөргәндә Тимербаевлар алдында ишекләр ябыла башлый - кайбер сәхнәләр, телевидение, радио эфирлары... Шул вакытта алар ничек сәнгатьтән китәргә карар кылмаган? Үз йөзләрен ничек саклап калган? Бүген ни рәхәттә көн күрәләр? Шушы һәм башка кызыклы сорауларга җавап табарга теләсәгез, 13 майда 13 сәгатьтә "Кызыл таң"ның инстаграм сәхифәсенә кушылыгыз!


Безне моннан табарга була: [url=https://www.instagram.com/p/B_1u7PhJS42/?utm_source=ig_web_copy_link]
Фото: гаилә архивыннан.
Читайте нас