+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

"Карак дигән идем, маймыл икән..."

Бер ирнең балконына маймыл кергән.

Бер ирнең балконына маймыл кергән.

Калугада яшәүче бер кеше балконында маймыл тапкан. Моның турында ул «ВКонтакте» сәхифәсендә видео куйган.

Маймылны контрабандистлардан конфискацияләгәннәр икән. Бандитлар хайваннарны Таиландтан легаль булмаган рәвештә алып китәргә тырышкан.

Хайваннарны бу кеше йорты янындагы бер предприятие территориясенә урнаштырган булганнар. Маймылларның берсе качкан һәм ике көн күпкатлы йортта яшәгән.

"Икенче көн инде балконда ниндидер тавыш ишетәм. Анда әйберләр кыйратылган, кимерелгән кишерләр ята. Карак дигән идем, маймыл икән... Кунакка килгән. Мине күргәч акыра башлады, нәрсә эшләргә дә белмәдем. Ничек ул икенче катка менә алган?", - ди ир видеода.

Хәзер инде маймылны кыргый хайваннарны тернәкләндерү үзәгенә кайтарганнар.

Фото; youtube.com сайтыннан


Читайте нас