+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Дүртөйле егете "Зур адрон коллайдер"ны төзүдә катнаша

Дүртөйледә туып-үскән яшь тикшеренүче һәм проектлаучы Альберт Дәүләтов "CЕRN' - Европа атом-төш тикшеренүләре үзәгендә эшли. Анда инде күп еллар планетада иң серле объект - "Зур адрон коллайдер"ы төзелә.

Дүртөйледә туып-үскән яшь тикшеренүче һәм проектлаучы Альберт Дәүләтов "CЕRN' - Европа атом-төш тикшеренүләре үзәгендә эшли. Анда инде күп еллар планетада иң серле объект - "Зур адрон коллайдер"ы төзелә.
Озынлыгы 27 километрга якын булган бу объект җир астында 100 метр тирәнлектә урнашкан, үлчәмнәре буенча кайчандыр төзелгән барлык җайланмаларның габаритларыннан артып китә һәм кешелекнең әйләнә-тирә дөнья турындагы карашларын үзгәртергә тиеш. Мондый фантастик проектта катнашу бәхете безнең якташыбызга очраклы гына тәтеми, әлбәттә.
Альбертны кыю рәвештә балачактан хыялланган һәм иң мөһиме - үз алдына куелган бурычларга ирешүче кеше дип атарга мөмкин. Ул Башкортстанда, Уфаның Октябрь районы халык мәгарифе бүлегенең элекке баш инспекторы, педагог Фрида Рафаэль кызы белән Уфада шактый гына объектлар төзегән инженер-төзүче Ринат Габитдин улы гаиләсендә туа. Альберт беренче тапкыр әтисеннән бүләккә самолётлар конструкторы алгач, һава һәм очкычлар төзелеше белән кызыксына башлый.
Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлый. Мәскәүдә биш ел "Boeing" конструкторлык үзәгендә инженер-конструктор булып эшли. Аннары Чехиягә күченә, Канаданың "Bombardier" авиатөзелеш компаниясендә хезмәт сала, Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсендә дә эшләп ала.
Ә бүген Швейцария, Франция, Германия, Италия, Испаниядән дүрт дистәдән артык белгечләр командасында "CERN"да халыкара проектны гамәлгә ашыра, дип яза "Башинформ".
Фото: "Башинформ".
Читайте нас