Ир-егетләр гүзәл затларны даими рәвештә бүләкләр белән шатландырып торырга тиеш, дигән фикер бар. Күп көчле затларыбыз шулай итә дә. Шулай да әгәр сөйгәнегез бүләкләр бирергә ашкынып бармый икән, нишләргә? Дилбегәне үз кулыңа алырга. Акыл белән...
Үзегез аңа бүләк ясагыз, үрнәк күрсәтегез! Әлбәттә, мөмкинлеккә карап. Акыл сәләте уртачадан да ким булмаса, сөйгәнегез сезнең ни теләгәнне аңларга тиеш.
Кайбер ир-егетләр
төрттереп, ерактан башлап нидер сөйләгәнне яратмый да, аңламый да. Шуңа “Гөлнисаның ире аңа шууундый тун бүләк иткән!” кебек сүзләр сөйләп тормыйча, бүләккә нәрсә алырга теләгәнегезне ачык итеп аңлатып бирегез. Якын кеше белән турыга ярып сөйләшергә дә була бит?
Ә менә басым ясарга кирәкми. Тискәре нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Сез хыялыгыз белән бүлештегез, ә ул ишетмәмешкә салышты икән, димәк сез аның өчен ул кадәр үк кадерле түгел... Ә бәлки бүләк ясау аның өчен тормышта мөһим нәрсә түгел, ул шулай тәрбияләнгән.
Сөйгәнегезнең матди статусын һәм мөмкинлекләрен онытмагыз! Юрганга карап, аяк сузыгыз, кыскасы.
Әлбәттә, иң мөһиме – рәхмәт әйтергә онытмагыз. Матур итеп, күңеле булырлык итеп. Бу очракта яңа бүләкләргә дә өмет бар.
Фото: pixabay.com