Социаль челтәрләргә эләгүегез ихтимал...
Социаль челтәрләрдә янә ыгы-зыгы куба. Бу юлы “көн кадагында” — үз ихатасында кояшта кызынучы хатын.
Уфада яшәүче хатын, үлән өстенә япма җәеп, купальник киеп, кызынырга яткан. Аны шунда ук фотога төшереп, социаль челтәрләргә дә салганнар. Һәм, әлбәттә, шунда ук комментарийлар да языла башлаган. Берәүләр хатынның бу кылыгын башка сыймаслык хәл дип атый. Имеш, ул ярымшәрә гәүдәсен башкаларга күрсәткән. Икенчеләр исә, хатын яклы.
— Афәрин. Хатын үзендә Д витаминын тулыландыра. Ул беркемгә дә зыян салмый. Фотога да төшереп каядыр җибәрмәгән, — дип аны яклыйлар.
Ике якта да дөреслек бар сыман. Шулай да, алны-артны карап йөрү кирәк шул бүгенге заманда.
Фото: bash.news