- Бүген иртән якташым Илмир Хәмәдиев фотосурәтләр җибәргән. Аларны күргәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады, - ди Фәнүз Хәбибуллин. - Эш менә нәрсәдә: 1 июньдә Дүртөйле районының Ленин токымчылык заводының Суккул авылы фермасында төзелеш бригадасы абзар түбәсенә ремонт ясаганда шешә эченә салынган хатка юлыккан. Хатны моннан 37 ел элек ул вакытта Ленин исемендәге колхозның фермасына ремонт үткәрүче төзүчеләр бригадасы язган. Анда шундый юллар бар: "Бу түбәне 1983 елның апрелендә түбәндәге иптәшләр эшләде: Салихов Васмөхәммәт, Хәбибуллин Әфгаль, Хафизов Рафаил, Нигъмәтҗанов Фәнис, Гарипов Рәдис, Хәмәдиев Зөлфәт, МСО эшчеләре, прораб Закиров Әсләм, мастер Галәветдинов Кәнзел. 1983, апрель".
Ул елда миңа 15 яшь иде, хәзер 52дә. Әтием Әфгаль Мәхмүтҗан улы колхозның төзелеш бригадасында эшли иде, аңа ул вакытта 54 яшь булган. 37 елдан соң иң якын кешең хезмәт салган бригада әгъзаларыннан хат алу гаҗәеп дулкынландыргыч хәл, әлбәттә.