+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
4 Июня 2020, 06:02

Уфада бер маршрут автобусы пассажирларны бушка йөртә

Кайсы икән?!

Кайсы икән?!
Социаль челтәрләрдә Уфадагы маршрутларның берсен йөртүченең гадәти булмаган акциясе турында хәбәр таратылды. Автобустагы табличкага болай язылган: "Транспортта йөрү өчен түләү мөмкинлеге юк икән, бушка алып барам!"
Акча урынына шофер "рәхмәт" ала. Мондый башлангыч акчасы булмаган кешеләргә йөрергә ярдәм итәчәк. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар машина йөртүченең юмартлыгына соклана, әмма үзләренең шикләрен дә белдергәннәр, чөнки бушны яратучылар безнең арада күп бит. Ир-егетнең ихлас башлангычын һәркем тиешенчә бәяли алмый.
Бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр сүз 221нче маршрут турында бара, дип белдерә.
Менә тагын бушка икмәк-сөт бирүче кибет, акчасыз хезмәтләндерүче чәчтараш һәм дарухәнә дә булса, коммунизм килеп тә җитәр иде, ә?
Фото: bash.news
Читайте нас