Ә калак белән чәй эчәме?
Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә әбисе күңеленә сеңдергән «ярамый»лар турында яза:
«Искә төшереп утырам... Безгә әби әйткән бөтен сүз закон иде! Ярамый, димәк, ярамый! Кирәк, димәк, кирәк! Мәсәлән: Өстәлдәге калган ризыкларны каплап куярга! Нигә? Чөнки фәрештәләр канаты белән каплап утырып арып бетәләр икән. Бу – әби версиясе... Ә чынлыкта ул безне бары тик чисталыкка өйрәткән!
Аякны селкеп утырырга ярамый! Имеш шайтан баласын тирбәтәсең! Ә чынлыкта?..
Юган керләрне уң ягы белән элеп киптерергә ярамый! Чөнки?
Калак белән чәй эчәргә ярамый... ату ирең алкаш була!
Өйдә сызгырырга ярамый... Нигә?
Мунчада рәхмәт әйтергә ярамый!
Савыт-саба шалтыратырга ярамый! Нигә?
Өстәлне кәгазь белән сөртергә ярамый!
Ууууфффф... Кызып киттем ахры... Сезне дә шулай тәрбияләделәрме? Шундый кызык «ярамыйлар» бармы соң сездә?»
Аңа җавап итеп язучыларның да "ярамый"ларын күңеленә салып куйгандыр җырчы:
«Артык сөенергә, артык еларга ярамый. Күргән төшеңне кешегә сөйләргә ярамый. Өйдән сул аяк белән чыгарга ярамый»;
«Мунчада җырларга ярамый, шайтанны чакырасың...»;
«Өстәл почмагына утырырга ярамый, кияүгә чыкмый каласың...»;
«Тупсага утырырга ярамый, үсми каласың...»;
«Зиратка төртеп күрсәтергә ярамый...»;
«Ватык көзгегә карарга ярамый...».
Ярамый, имеш... "Ә мәхәббәт дәвам итә, ярамыйга карамый!" - дияр иде Әнгам ага Атнабаев!
Фото: "ВКонтакте"