+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
6 июнь 2020, 17:10

Күгәрчен дә, песи дә - корткычлар!

Алар белән көрәшсәң, бүген - синең көн!

Алар белән көрәшсәң, бүген - синең көн!

6 июньдә Бөтендөнья корткычларга каршы көрәш көнен билгеләп үтәләр.
Бу дата корткычларга каршы көрәшнең мөһимлеген, аларның бөтен Җир шары халкының сәламәтлегенә, азык-төлек хәвефсезлегенә куркыныч янавын истә тотү өчен булдырылган.

Тикшеренүләр буенча, бөҗәкләрнең 900 миллион төре корткычлар булырга мөмкин. Алар, тән төзелеше төренә карап, дүрт төрле категориягә бүленә: коңгызлар; чебеннәр; күбәләкләр; кырмыскалар.

Иң явыз корткычлар булып борынгыдан ук кимерүчеләр санала. Алар чәчүлекләрне һәм азык саклагычларын юк итеп кенә калмый, ә бик күп төрле авыруларның да чыганагы, аларның бер өлеше кешеләр өчен аеруча куркыныч.

Шулай ук корткычларга еш кына күгәрченнәр, кыргый мәчеләр һәм этләр керә.

Фото:pin24.ru
Читайте нас