+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
15 июнь 2020, 05:52

"Гүзәл белән Фирдүс Рифатныкы кебек машина алганнар"

Менә шундый «Мерседес GLS». Бүгенге хакы - якынча 8 миллион сум, ди. Мәзәкче һәм җырчы Рифат Зарипов "Интертат" хәбәрчесенә шундый ук машинаны Фирдүс Тямаев та алуын хәбәр итә. Әмма Фирдүс үзе ачылып китәргә ашыгып бармый.

Менә шундый «Мерседес GLS». Бүгенге хакы - якынча 8 миллион сум, ди. Мәзәкче һәм җырчы Рифат Зарипов "Интертат" хәбәрчесенә шундый ук машинаны Фирдүс Тямаев та алуын хәбәр итә. Әмма Фирдүс үзе ачылып китәргә ашыгып бармый.

«Яңа машина? Юк ла, кем әйтте? Әле кайберләрен сатарга да туры килде. Булганнары да җитәрлек бит. Нинди машинада йөрүемне әйтү кирәк түгел инде. Ничәнче машина икәнен әйтә алам анысы: «копейка», «тройка», «туксан тугызлы», «Киа-Спектра», «Туарег», «Камри», «Ситроен», «БМВ»… (авт: бу мин язып өлгергәннәре генә) Шул егерме бишләп машина алыштырганмын, ахры. Иң беренчесе «копейка» машинасы иде. Ул вакытта правам да юк иде әле. Башта Азнакайда шул машинаны алдым, аннары машина йөртергә өйрәндем. «Копейка» ул вакытта ун мең тора иде, анысын хәтерлим. Ике меңе үземдә бар иде, сигез меңен бурычка алып тордым. Аннары «копейка»ны «тройка» машинасына алыштырдым. Ул «тройка» белән озак йөрдем мин. Аның белән минем күргәннәрем! Азнакайдан Нурлатка күчкәндә дә машинам шул иде әле. Нурлатта «туксан тугызлы» машинасына күчеп утырдым. Төбе черек булса да, аны алгач, кош тоткандай сөендем.

Хәзер автобусым да бар. Гастрольләргә йөргәндә төянеп, дүрт машина белән чыгып китәбез. Төркемемдә кеше күп.

Мин үземнең гомеремне беркайчан машина бәясенә тиңләмим. Әгәр машина ватыла, запчасть сорый башлый икән, аны сатам. Машинаны ел саен да алыштыра алам. Юлда бик күп йөрим, шуңа тиз туздырам. Аны жәлләп, өф-өфләп утырырга вакытым юк. Машина минем өчен нык, җайлы булсын. Авылда да, шәһәрдә дә йөрерлек булсын. Гастрольгә чыгарлык киемнәрем, чемоданнарым сыйсын, юлда барганда азрак ятып ял итеп тә алырлык булсын.

Яңа-иске дип тә тормыйм. Мәсәлән, «БМВ» машинасын кулдан алган идем. Микроавтобус шулай ук нульдән алынмады. Хәзерге заманда машина мактану чарасы түгел инде ул. Нинди маркалысында йөрсәк тә, исән-имин йөрергә язсын».

Тулырак: https://intertat.tatar/news/showtime/15-06-2020/kopeyka-mashinasy-vatyk-matay-m-mersedes-turynda-tatar-yrchylary-n-rs-d-y-ri-5749234

Фото: https://go.mail.ru


Читайте нас