+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
6 Июля 2020, 09:40

07. 07. 2020 – искиткеч көн булачак!

Ул безгә ниләр вәгъдә итә?

Ул безгә ниләр вәгъдә итә?
Нумерологлар 7 санының бәхет китерүче булуын билгели. Ул үзенчәлекле, тылсымлы сан. Салават күперендә җиде төс, атнада җиде көн, кешедә җиде энергия үзәге – чакралар бар, диләр...
07. 07. 2020 – көзге төсле чагылучы, өстәвенә ике 7 булган дата. Белгеччләр бу көнгә зур өметләр баглый, аның гаҗәп булачагына ышандыра.
Бу көнне талашырга, сүзгә килешергә, бәхәсләшергә, башкаларга негатив мөнәсәбәттә булырга ярамый икән.
Ә менә ачык күңелле, шәфкатьле кешеләр өчен бу көнне бәхет ишекләре ачылмакчы. Яңа башлангычлар өчен яхшы көн, күптән борчыган мәсьәләләр дә бу көнне җиңел хәл ителер.
Күптән кемгәдер хисләрегезне белдерергә кыймый йөргән булсагыз, 7 июльдә күңелегезне ачыгыз, шатлыктан башыгыз әйләнер! Ачуланышкан кешегез белән дуслашыр өчен дә бик яхшы көн.
Бу көнне корган гаилә ныклы, туган балалар бәхетле була.
Иртәгә күзегезгә чалынган 7 саннаран санап барырга да онытмагыз – машиналарда, өйләрдә, билетларда... Бу санны иртәгә никадәр күбрәк искә аласыз, акчагыз шулкадәр күбрәк булачак, ди!
Фото: pixabay.com
Читайте нас