Русия курортларына ял итәргә киткән туристлар андагы хезмәт күрсәтүнең түбән дәрәҗәдә булуын билгели.
Русия курортларында ял итүче туристларның күбесе сервис бәяләреннән һәм дәрәҗәсеннән канәгать түгел, дип ачыклады кулланучылар арасында сораштыру барышында Tvil.ru порталы.
Сораштырылучыларның 48 проценты, азык-төлеккә, туклануга, хезмәт күрсәтүгә һәм башкаларга бәяләр арткан, дип җавап бирде.
Икенче урында - түбән сервис дәрәҗәсе, русиялеләрнең 21 проценты курортларда һәм кунакханәләрдә ничек хезмәт күрсәтүләреннән канәгать түгел.
Туристларның 8 проценты шулай ук урындагы торак хуҗаларының үз-үзен тотышына карата ачуын белдергән.
Сораштырылучыларның 7 проценты курортларда ял итүчеләрнең социаль дистанцияне үтәвен тели. Туристлар пляж һәм җәмәгать туклануы белән (2шәр процент), шулай ук номерларны сыйфатсыз җыештырудан (1,5 процент) канәгать түгел. Курортларда ял итүчеләрнең 9 проценты гына барысыннан да канәгать.
Ындыр артындагы инешкә ни җитә! Туган кырларда кызарып пешкән җир җиләгеннән дә тәмле түгел инде көньяк җимешләре. Йөрмик ил гизеп быел, җәмәгать!
Фото:
https://go.mail.ru