Шатлыклы яңалыклар да бар.
Татарстанның Мамадыш районында бер сыер өч бозау китергән. Ике “кыз” һәм бер “малай”. “Бәбиләр” үзләрен яхшы хис итә, аларның авырлыгы нормадан ике килограммга гына калыша, ди.
Әниләре дә исән-сау, инде 40 литр сөт бирә башлаган. Сыерларның ике бозау китерүе дә сирәк күренеш, ә өч бозау китерү – гәзиткә бастырырлык вакыйга. Күршеләрне бу шатлыклары белән котлыйбыз!
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29814
Фото: matbugat.ru