+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
5 август 2020, 07:06

Гөлназ Вилданны "локомотив" дип атаган һәм битенә мазут сөртеп куйган, диләр...

Яңа гына кавышкан яшь пар нишләсә дә зур кызыксыу тудыра. Инде тагын нинди мөгез чыгарганнар?

Яңа гына кавышкан яшь пар нишләсә дә зур кызыксыу тудыра. Инде тагын нинди мөгез чыгарганнар?

Татар-башкорт эстрадасын яратучыларның барлык игътибары әлегә Гөлназ Асаевага һәм аның ире Виллига төбәлгән. Алар күптән түгел генә никах укытты. Кайберәүләр аларның хисләренә ышанмаса да, хисләр чын булуын исбатлап, Гөлназ иренә дулкынландыргыч туган көн котлавы юллаган.

"Туган көнең белән, янып торган күзле локомотивым минем. Син - дөньяда иң яхшы ир, бәхетле тормыш өчен рәхмәт сиңа. Без синең белән барысын да булдырачакбыз, мин беләм. Без ертышачакбыз, без үзәктә булачакбыз. Башкача булмый... Яратам", - дип язган җырчы.

Аның абунәчеләре Гөлназ сүзләренә кушыла һәм Виллины тәбрик итә. Әмма җырчының «бәхетле тормыш» дигән сүзләре ошамаган кешеләр дә табылган. Комментаторлар билгеләп үткәнчә, аның белән «бәхетле тормыш»ны белү өчен бераз гына булса да бергә яшәргә кирәк әле.

Ә фотодагы "мазут"ның төбенә төшеп җитеп булмады тәки. Бәлки, ул Вилданның туган ягы Куергазы районындагы Якут күленең шифалы ләмедер? Сез ничек уйлыйсыз?

Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас