Казанда тимер-бетон эшләнмәдән (ЖБИ) ясалган зур боҗрадан торган өй саталар.
Шул хакта түләүсез игъланнар сайтына белдерү дә язып куйганнар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Шундый арзанлы торак 3,8 мең сум гына тора. «Ипотека да юк, артык түлисе дә түгел», — дип яза сатучы.
Өй 2гә 0,89 метр үлчәмле. Боҗра эчендә карават, лампа, тоткалы ишеге бар, өске якта тәрәзә дә ясап куйганнар. Игълан хуҗасы сүзләренчә, бу эшләнмә ГОСТка да туры килә.