Миякә районының Яңа Карамалы авылы халкы бу сорауга төгәл җавапны белә.
Шушы көннәрдә авыл урамыннан зур поши уза. Ул биредәге бахбайларның өрүенә исе дә ктимичә, башын түбән иеп, моңсу гына атлап бара да бара.
Бер койма янында туктап, үзен видеога төшерергә дә рөхсәт итә... Видео «Вконтакте»да «Минем Уфа» пабликларында пәйда булды.
— Бу безнең поши, шәп мөгезле, яхшы, ииииих, - дип шатлана кадр артыннан комментатор Зина түтәй.
— Ул кулга ияләшкән, үзен сыйпарга мөмкинлек бирә, - дип сөйли юлына поши чыккан Розалина Ермакова.
Кышын, урманда кар калын булганда пошиларның авылларга азык эзләп килеп чыгуы билгеле.
Әлегә урман тулы азык та бит...
"Өстәлемдә барсы да бар.Нигә чәйнең тәме юк?Ялгыз булгангадыр индеӨемнең дә яме юк"- дип җырлыймы әле Салават...Ә кем әйтте пошилар ялгызлыктан моңсуланмас, кайнар чәйгә була, Зина түтәйләрне эзләп чыкмас дип?!