Танышасыгыз килсә, Уфага килегез.
Уфа үзәгендә гадәти булмаган һәйкәл барлыкка килде. Скульптура 925 пробалы көмештән коелган һәм иң гади талпан формасында ясалган. Постаменттагы сүзләр аеруча дулкынландыргыч: «Мин, синең кебек үк, яшәргә телим!»
Арт-объектны Урал таулары амбассадоры Олег Чегодаев булдырган. Аның сүзләренә караганда, һәйкәл урындагы халыкка ошаган. Аның янына хәтта бер скрипкачы моңсу көйләрен уйнарга да килгән.
- Талпан - Урал таулары символларының берсе, ул Уралда таралган һәм аю кебек үк куркыныч, - дип сөйли Олег. - Тайгага баручыларның барысы да талпан белән очраша.
Чегодаев тикшеренүләре буенча, дөньяда металлдан коелган талпаннар юк.
Һәйкәлдә язылган сүзләрдә — зур мәгънә ята, - дип саный Олег. - Дөньяда начар яки яхшы җан иясе юк, талпан кешенең канын аңа зарар китерергә теләгәнгә түгел, ә табигать тарафыннан шулай салынган булганга күрә эчә...
Фото: ufa1.ru