+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
3 октябрь 2020, 06:50

Тямай чалбар эченнән колготки киеп җырларга мәҗбүр

Бу - бер җырын башкарганда аның өчен саклану чарасы икән.

Бу - бер җырын башкарганда аның өчен саклану чарасы икән.

Бу хакта ул "Интертат" хәбәрчесе Регина Габрахмановага сер итеп кенә сөйләгән булган...


"Яр Чаллыда концерт куйганда бер чыгып, бер кереп йөргән ханымга: «Кая бара?» — дип тамак киереп кычкырган видеоязманы да күргәнсездер? Анда да сүктеләр, - дип яза ул. - Әдәпсез, тәрбиясез, диделәр. Ә концерт куеп ятканда ыштаны ертылганын ишеткән идегезме? Үзе сөйләде. Ырынбурда анысы. Бер мең тамашачы алдында. Шпагатка утыра-утыра «Сандугач»ны җырлаганда ыштаны «шытырт» итеп икегә аерылмасынмы!
- Елый-елый көлде зал. Бүтән Ырынбурга концерт белән бармыйм! Хәзер страховка белән генә җырлыйм "Сандугач“ны, чалбар эченнән колготки киеп чыгам», — дип тагын көлдерде Фирдүс.
Әмма моны беркемгә дә сөйләмәскә кушкан иде, сөйләп ташладым инде… Сүкмәгез берүк Тямайны, яме. Аңа күп эләккән инде".



Чыганак: https://intertat.tatar/news/showtime/30-09-2020/yalgyz-torna-lem-bel-n-k-r-shep-yatkanda-yazyldy-fird-s-tyamaev-kontsertynnan-reportazh-5775202



Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас