+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
7 октябрь 2020, 06:05

Ләйләнең Максим Галкин белән очрашуын Илсөя бозган

Казанның иң шәп ресторанында чәй эчәргә булган бу икәү балаларын да дуслаштырган, үзләре дә рәхәтләнеп сөйләшеп утырмакчы булган да бит...

Казанның иң шәп ресторанында чәй эчәргә булган бу икәү балаларын да дуслаштырган, үзләре дә рәхәтләнеп сөйләшеп утырмакчы булган да бит...
Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова Казан ресторанында Максим Галкин белән очрашуы турында Инстаграмда яза.
«Кичә төнлә очраклы гына Казанның иң шәп ресторанында чәй эчәргә туры килде. Шунда ике баласын ияртеп Максим Галкин килеп кермәсенме! Шаккаттым, шатландым, каушадым!
Монда нормаль өстәлләр юк, дия-дия, безнең зур өстәл янына килеп тә утырды. Әкияттәге кебек инде. Балаларга син йолдыз ни, түгел ни, рәхәтләнеп Гөлмәрьям белән уйный да башладылар. Бик ачык кеше буларак, Максим да сөйләшергә җайлы кеше булып чыкты!
Концертларым турында киңәшләшергә кирәк, дип, Данир Сабиров чакырткан икән! Әйтәм аны Данирның концертлары шәп була, мондый шәхесләр белән эшләгәч, кәнишне инде! Әле күпме түләгәндер…
Чын журналист буларак, кешенең эчендәге бөтен серен сөйләтә алуымны беләсез! Рәхәтләндек! Кешенең серләрен сөйләргә ярамый. Шуңа күрә язмыйм. Оялам да әле. Алла да Казанда икән! Эх, мин әйтәм, Адәм һәм Һава тапшыруында эшләгән чак булса, супер әйбер ясаган була идем болардан!
Нинди таныш тавыш дип карасам, ишектә Илсөя Бәдретдинова күренде һәм туп-туры безнең өстәл артына килеп тә утырды!
Ооо, яратам шуны! Ну кызый, диде бу, әйберләрен өстәлгә шап итеп ташлап. Менә шул тимерле сумкасы бөтен эшне бозды да куйды. Эх, Илсөя! Аны ипләп кенә куярга ярамыймы? Сезнең дә шулай бер уйламаган кешеләрне төштә күреп, кинәт кенә уянып киткәнегез бармы ул? Эх, мин әйтәм, күпме сөйләшәсе сүз калган иде! Фотога төшәргә дә өлгерми калдык! Сезгә күрсәтеп, мактанган булыр идем».
Ах, наян Ләйлә, диңгезгә мәхәббәтеңне язып та безне әллә ниләр уйлаткан идең... Юмор хисе я бар, я юк инде ул.
Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас